16+

Бүген – Җир көне

Элекке буын 22 апрельне Ленин туган көн буларак кабул итсә, менә инде ничәнче ел бу көн Халыкара Җир көне буларак билгеләп үтелә.

Бүген – Җир көне

Элекке буын 22 апрельне Ленин туган көн буларак кабул итсә, менә инде ничәнче ел бу көн Халыкара Җир көне буларак билгеләп үтелә.

Җир көнендә табигатькә, җиргә булган игътибарны арттырырга, чисталыкны саклауга зур басым ясала. Ак кардан соң чыккан чүп-чарлардан җир ояла сыман.Нәрсә генә юк бит урамнарда, кайбер кешеләр ташлый торган чүпләрен дә чүплек савытына барырга иренеп, подъезд төпләрендә үк калдыралар. Россиянең Татарстан буенча Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе дә экология айлыклары барышында республикада рәсми рәвештә теркәлмәгән дүрт чүплеккә юлыккан. Чүп- чар өелгән мәйдан 1, 26 гектарны биләгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, тәртип бозучыларга 40 мең сумлык штраф салынган.
Сүз уңаеннан, 25 апрель көнне шәһәр күләмендә шимбә өмәсе оештырылачак. Казаныбызны бергәләп җыештырыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading