16+

Бүген иртә белән томан иде

Томан булачагы хакында синоптиклар алдан үк кисәткән иде инде.

Томан булачагы хакында синоптиклар алдан үк кисәткән иде инде.

Сәгать тугызларга ул таралып бетсә дә, "Казан" аэропортының эшен тоткарлады. Күрү начар булганга Казаннан "Шереметьево", "Хургада" га оча торган ике рейс тоткарланды. Шулай ук Оренбургтан кайткан очкыч та аэропортка төшә алмыйча, бер сәгатькә соңрак туктарга тиеш булды. Хәер, Казанда гына түгел, Уфада да шундый ук хәл күзәтелгән. Уфа аэропортына төшәргә тиешле Мәскәүдән кайтучы самолет, Казанда тукталыш ясарга мәҗбүр булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading