16+

Бүген Татарстанда беренче тапкыр гомумреспублика ата-аналар җыелышы үтә

Бүген кичке сәгать 17.00дә Татарстанда беренче тапкыр гомумреспублика ата-аналар җыелышы уза.

Бүген кичке сәгать 17.00дә Татарстанда беренче тапкыр гомумреспублика ата-аналар җыелышы уза.

Республика ата-аналар җыелышы Татарстан мәктәпләренең иң яхшы тәҗрибәләре һәм эш стратегияләрен бер урынга туплау максатыннан оештырыла. Ул һәр мәктәп җитәкчесе, укытучы һәм ата-ана үзенең мәгарифкә карата, аны ничек тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин булуы турындагы фикерләрен уртаклашу мәйданы да булачак.

Ата-аналар җыелышы Казанның ИТ-паркында үтә, ул интернет аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. 3000нән артык ата-ана өчен видеоконференция бөтен Татарстан буенча студияләрдә оештырылачак. Моннан тыш, онлайн-трансляциягә теләге булган бөтен кеше дә тоташа ала.

Белешмә: Сәләтлеләр университеты проект карарларын уңышлы гамәлгә ашыра алырдай балалар һәм яшьләргә проект һәм карьера стартаплары өчен мәйданчык булып тора. Инновацион университет, «2015-2020 елларга Татарстан республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасын һәм "Перспектива" Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең интелектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен (2012 елда ТР Президенты Указы белән расланды) тормышка ашыру өчен интеграцион мәйданчык сыйфатында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оешты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading