16+

Бүгенге концертка килеп өч бала әнисенә ярдәм итик

Бүген, 3 декабрьдә башкаланың "Сәйдәш" Мәдәният үзәгендә "Йөрәктән йөрәккә..." дип исемләнгән музыкаль программа тәкъдим ителә.

Бүген, 3 декабрьдә башкаланың "Сәйдәш" Мәдәният үзәгендә "Йөрәктән йөрәккә..." дип исемләнгән музыкаль программа тәкъдим ителә.

Татар артистлары Әлмәт шәһәрендә яшәүче күп балалы әни - Роза Фәтхиевага ярдәм итәргә теләп, Казанда хәйрия концерты куя.

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче Роза Фәтхиевага 39 яшь. Күптән түгел табиблар аңа куркыныч диагноз куйган: 4нче дәрәҗәдәге меланома, ә метастазалар органнарга киткән.

Химиятерапия белән дәвалану Розага ярдәм итмәгән. Анализлары Мәскәү хастаханәләренә җибәрелгәч, табиблар элек бу авыруны Израильдә дәвалыйлар иде, бүген меланомага каршы торырлык "Зелбораф" дигән дару чыгарылуын хәбәр иткән. Әмма бер атналык дәвалану курсы гына да 115 300 сумга төшә. Фәтхиевләр гаиләсе булдыра алганча дәвалану чыгымнарын каплау өчен акча җыя. Әниләренең терелүен бигрәк тә Роза ханымның өч баласы көтә. Зурысы - Наилгә - 15, Камиләгә - 8, кечесе Саматка 6 яшь.

Фәтхиевләр гаиләсенең зур кайгысына Казан артистлары битараф кала алмады. "Йөрәктән йөрәккә..." дип исемләнгән махсус программада бик күп артистлар катнашырга теләк белдергән. Бүген 18.30 сәгатьтә булачак концертта Илназ Бах, "Зө-Ләй-Лә" триосы, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Альбина Апанаева, Алсу Әбелханова, Резеда Шәрәфиева, Гөлназ Сираева, Мөнир Рахмаев, Нурзадә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Илдар Әхмәтов, ИлСаф, Ильвина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Сәнифә Рангулова, Артур Шөгаепов һәм башка бик күп җырчылар чыгыш ясый.

Фәтхиевләр гаиләсе мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм көтә. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Розаның бертуганы Лилия Рәис кызы Әскәрованың Сбербанк картасына акча күчерә ала, реквизитлары: 639002629016317371.

Элемтә өчен телефон: 89178857859

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading