16+

Бүгеннән мәктәпләрдә “урак өсте”

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башланды. 25 май көнне 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар география һәм рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра.

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башланды. 25 май көнне 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар география һәм рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, быел республика буенча 18 мең 329 укучы БДИ тапшыра. Имтиханнар чоры 26 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Математика һәм рус теленнән имтиханнар мәҗбүри. Сайлап алынган фәннәр буенча, иң популяры - җәмгыять белеме. Аны 9 меңнән артык укучы тапшырачак. "Бердәм дәүләт имтиханнары барлыгы 86 пунктта уза. Аларның һәркайсы металл рамкалар һәм видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган. Бу имтихан барышын онлайн режимда күзәтеп торырга мөмкинлек бирә", - ди Илдар Мөхәммәтов.

Укучылар географиядән имтиханны 3 сәгать, әдәбияттан 3 сәгать 55 минут язачак. Иң масштаблы имтихан 28 нче июньдә рус теленнән узачак, аны 18 меңнән артык укучы язар дип көтелә.

Сүз уңаеннан, быел физик мөмкинлекләре чикле булган, тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус уку учреждениеләрендә укучылар һәм иректән мәхрүм ителгән, колониядә торучы үсмерләр дә имтихан тапшырачак. Сукыр балалар өчен махсус шрифтлы (Брайль) имтихан материаллары әзерләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading