16+

Билгеле бер сәгатьләрдә сәүдә үзәкләренә QR-кодсыз кертәчәкләр

1 декабрьдән кинотеатрларны 70 процентка тутырырга мөмкин булачак.

1 декабрьдән кинотеатрларны 70 процентка тутырырга мөмкин булачак.

Анда керүчеләрнең QR-коды, вакцинация турында сертификат, ПЦР-тест тискәре булырга тиеш. Туклану урыннары исә 100 процентка тула ала.  Кунакханәләр, хостеллардә QR-кодсыз яшәп булачак.

Моннан тыш дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 8:00 белән 15:00 арасында сәүдә үзәкләренә керү өчен дә QR-кодлар һәм башкалар кирәк булмый. Әмма болар бездә Татарстанда түгел, ә Ульяновск өлкәсендә генә. Бу өлкәдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең тотрыклылану тенденциясе күзәтелә. Соңгы айда вакцинация кампаниясе темпы дүрт  тапкырга үскән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading