16+

Биш миллион сум акчасын электричкада онытып калдырган

Павел Мәскәүгә эш буенча килә, шул ук вакытта үзен яңа машина белән сөендерергә була. Тиз генә эшен бетерә дә, сумкасына 5,5 миллион акча салып, автосалоннарда машина карап йөри башлый.

Павел Мәскәүгә эш буенча килә, шул ук вакытта үзен яңа машина белән сөендерергә була. Тиз генә эшен бетерә дә, сумкасына 5,5 миллион акча салып, автосалоннарда машина карап йөри башлый.

Такси ялламыйча кирәкле җиренә гади электричкаларда барган. Әмма кичкә кадәр кирәкле автомобильне таба алмый, инде тәмам арыгач, кире кайту юлында вагонда йоклап китә.

Күрәсең, ир бик тирән йокыга талгандыр һәм кинәт кенә уянып киткән дә поезд туктагач, урамга чыгып чапкан. Шунда гына ир нидер җитмәвен аңлаган: ашыгуы аркасында вагонда үзенең акча тулы сумкасын калдырып чыккан. Иң куркынычы, электричка кузгалып киткән һәм яңа Audi турында хыяллары да челпәрәмә килгән. 

Сумканың киләчәк язмышы билгесез, югалган акчалар әлегә табылмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading