16+

Болгар 600ләп яшүсмерне җыйды

Болгар музей-тыюлыгында II төбәкара "Болгар - Туган тел" форумы эшен башлады. Әлеге форум 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан һәм Россиянең дистәдән артык төбәгеннән 14-17 яшьлек 600ләп бала һәм яшүсмер катнаша.

"Болгар - Туган тел" Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм "Сәләт" фонды белән берлектә оештырыла. Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калуга киңлек булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән.

Форумный сайтында әйтелгәнчә, лагерь программасы уку-укыту, мәдәният өлкәсенә кагылышлы чараларны үз эченә ала. Программа үзара бәйләнгән 4 блоктан тора. Алар, бер-берсен тулыландырып, катнашучыларга татар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудыра. Шулай ук программа кысаларында лагерьны тантаналы рәвештә ачу һәм ябу, спорт чаралары, корпоратив чаралар уздыру, Болгар музей-тыюлыгы территориясе буенча квест экскурсияләр оештыру каралган.

Форум эше "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Татарстан дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading