16+

Болгарда «Чәк-чәй» фестивале үтәчәк

30 апрельдә Болгар музей-тыюлыгында “Чәк-чәй” гастрономия фестивале үтәчәк. Әлеге баллы фестиваль Болгарда туристлык сезонын ачу уңаеннан оештырыла.

30 апрельдә Болгар музей-тыюлыгында “Чәк-чәй” гастрономия фестивале үтәчәк. Әлеге баллы фестиваль Болгарда туристлык сезонын ачу уңаеннан оештырыла.

Килгән кунаклар чәк-чәк белән хуш исле болгар чәеннән авыз итәчәк. Үзләре үк чәк-чәк пешерергә өйрәнәчәкләр. Туристларга башка милли ризыклар да тәкъдим ителә, әлбәттә. Шунда ук борынгы күчмә халыкның кыр кухнясы да эшләр дип көтелә. Моннан тыш, Казан сәүдәгәрләренең табыны нәрсәләрдән торганын да күреп булачак. Татарстанның иң тәмле чәк-чәге дә билгеләнәчәк. Бәйрәмдә төрле мастер-класслар, җыр-биюләр дә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X