16+

Болгарда данлыклы ак мунча төзелә

Бүген Болгар тарихи-археологик комплексында зур кунакханә комплексы төзелеш эшләре бара. Мәһабәт бина ЮНЕСКО таләпләре буенча шәһәр читендә торгызылачак. Ул 2017 елның июлендә тулысынча әзер була, дип вәгъдә итә төзүчеләр.

- Болгарда кунакханә кирәкме, юкмы икән дигән сорау өстендә без озак уйладык. Ахыр чиктә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки бүген Болгар тарихи-археологик комплексы үсә, зурая. Шәһәрдә булган бөтен әйберне дә бер көн эчендә карап чыгу мөмкин түгел. Туристларның сәяхәтен уңайлырак ясаячак бу кунакханә, - дип сөйләде ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова. Борынгыдан Болгар җирендә кунакларга ял итү өчен аерым бина булган. Ул Караван-Сарай дип аталган. Яңа комплекс ял итүдән тыш, сәламәтлекне ныгыту, эшлекле очрашулар узәге, тарихи-архитектур корылма да булачак. Кунакханәдә данлыклы ак мунча төзеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading