16+

Болгарга тарихчылар җыела

17-30 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында II халыкара кыр археология мәктәбе эшләячәк.

17-30 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында II халыкара кыр археология мәктәбе эшләячәк.

Анда Россиянең һәм чит илләрнең иң эре фәнни үзәкләреннән күренекле галимнәр һәм яшь тикшеренүчеләр катнашачак. Алар өчен борынгы металлургия һәм металл эшкәртү, палеоантропология, археологиядә архео-биологик ысуллар, кыр шартларында консервацияләү һәм реставрацияләү ысуллары, археологиядә геомәгълүмати системалар, борынгы керамика тарихы, борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү (трасология - эзләрне өйрәнү фәне), археологик пыяла кебек юнәлешләр буенча секция эшләре оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading