16+

Ботулизмнан зыян күрүчеләр 2 миллион сумга кадәр компенсация алырга исәп тота

«Районда Кухня» («Локалкитчен» ҖЧҖ) «Кухня на районе» әзер ризык китерү сервисына коллектив дәгъва бирелгән.

«Районда Кухня» («Локалкитчен» ҖЧҖ) «Кухня на районе» әзер ризык китерү сервисына коллектив дәгъва бирелгән.

Аңа ботулизм йоктырган 20дән артык зыян күрүче кушылган. Бу хакта «Ведомости» басмасы хәбәр итә.

«Райондагы Кухня» судка кадәрге процесста агуланучыларга компенсация түли башлаган. Барлыгы 3 млн сумга якын акча түләнгән. Әмма барлык зыян күрүчеләр дә үзләренә бирелгән суммалар белән килешми һәм суд аша тагын 100 меңнән 2 млн сумга кадәр компенсация түләтергә планлаштыралар. Бөтен Россия буенча беренче дәгъвалар якындагы ике атнада бирелә башлаячак. 

Искәртеп үтик, республикада яшәүчеләр бу авыр чирне салат ашап йоктырды. Ботулизмга шикләнеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 19 кешегә җитте.

Ботулизм йоктырмас өчен Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе табиблары өйдә кышлыкка салатлар ясаганда бары тик рецепт буенча гына әзерләргә, аларга салына торган тоз һәм шикәр күләмен киметмәскә киңәш итә. Шулай ук консерва өчен кулланыла торган балык, ит, гөмбә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә яхшылап эшкәртергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading