16+

«Бөртекле уңышны бер айда җыярга мөмкин»

Татарстанда бөртекле уңышны бер ай эчендә җыеп бетерергә мөмкинлек бар. Узган җомгада Татарстан хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Татарстанда бөртеклеләрнең мәйданнары – 1480 мең гектар. Комбайннарның техник потенциалы – тәүлегенә 57 мең гектар ашлык сугу. Бу бөртеклеләр уңышын җыюны 30-35 көндә тәмамларга мөмкинлек бирә, – дигән Титов.
Министрның беренче урынбасары бөртеклеләр уңышын җыю техникасының әзерлеге турында да сөйләгән.
– Республикада уңыш җыю кампаниясендә 3391 комбайн, 1863 тагылмалы трактор һәм ашлык туплау техникасы, 1210 үзйөрешле чапкы, 4321 авыр йөк автомобильләре җәлеп ителде, – дигән ул.

Николай Титов сүзләренчә, 10 июль көненә республикада комбайннар әзерлеге уртача 86 процентны тәшкил итә. Әлки районында – 85, Яңа Чишмәдә – 84, Алексеевскида - 83, Азнакай районында — 82 процент. Гомумән алганда, җитәкче сүзләренә караганда, республикада 4,5 млн тонна ашлык саклап була, шул исәптән 2,2 млн тонна – 41 элеваторда, 2,3 млн тонна – складларда.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading