16+

«Бөтен кеше дә Овечкин булып бетә алмый!»

14-16 сентябрь көннәрендә Казанда тарихта беренче Студентлар хоккей лигасы Кубогы узды. Аның нәтиҗәләре буенча, 2019 елда булачак кышкы Универсиада уеннарына ил җыелма хоккей командасы тупланачак.

14-16 сентябрь көннәрендә Казанда тарихта беренче Студентлар хоккей лигасы Кубогы узды. Аның нәтиҗәләре буенча, 2019 елда булачак кышкы Универсиада уеннарына ил җыелма хоккей командасы тупланачак.

– Турнирны оештыру өчен без махсус рәвештә Казанны сайладык. Нәкъ менә ул Россиянең студентлар спорты башкаласы булып санала бит. Аеруча бу исем аңа Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарыннан соң беректе. Монда спорт ярышларын үткәрү өчен яхшы шартлар тудырылган, көчле студентлар командасы тупланган, – диде Россия студентлар хоккей лигасының идарә итүче директоры Антон Храмцов.

Кубок өчен көрәшкән спортчыларның яше 23тән узмаска тиеш дигән шарт бар.
– Без аларны «Көнчыгыш», «Көнбатыш», «Үзәк» һәм «Идел буе» дигән дүрт җыелмага бүлдек. Уен нәтиҗәсендә кемнең Красноярск шәһәренә барачагы билгеле булачак, – диде Антон Храмцов.
Ярыш башланыр алдыннан Яшьләр хоккей лигасы белән Студентлар хоккей лигасы арасында килешү төзелде. Килешүнең төп шарты – ике лиганың иңне-иңгә куеп эшләве. Шулай ук Яшьләр хоккей лигасыннан соң спорт карьерасын дәвам итмәгән егетләр белән эш алып бару.

– Бөтен кеше дә Овечкин булып бетә алмый! Кемнеңдер карьерасы Яшьләр, лигасында ук тәмамлана. Алар үзләрен тормышта таба алмый. Белемнәре дә юк. Югыйсә, бөтен тормышларын хоккейга багышлаганнар. Алга таба нишләргә белмиләр. Без студентлар хоккей лигасы белән исемлек төзедек. Анда көчле хоккей командалары булган уку йортлары тупланган. Яшьләр, хоккейдан аерылмыйча, шул вузларда белем алырга мөмкин, – ди Континенталь хоккей лигасының яшьләр хоккей лигасын үстерү буенча вице-президенты, хоккейчы Алексей Морозов.
Студентлар хоккей лигасы Кубогына килгән хоккей белгечләре Татарстанда хоккей үсешен югары бәяләде. СССРның атказанган спорт мастеры, СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры Владимир Юрзинов кайчандыр Әлмәттә урамда балаларның хоккей уйнаганын күргән.

– Моннан дүрт ел элек мин Әлмәттә булдым. Шунда балалар хоккей уйный торган бер мәйданга кереп чыктык. Урамда суык. Йөзләре кызарып беткән малайлар хоккей уйный. Алар анда алка артыннан куыша, тренерлары кисәтү ясап тора – менә бу халык хоккее. Мин бу күренешкә шаккаттым. Мондый әйберне беркайда да күргәнем булмады. Миңа, бездә авыл лигалары да бар әле, диделәр. Сезгә килгәч, ил өчен алай ук эч пошмый башлый, – ди Владимир Юрзинов.
Аның сүзләренчә, «Ак Барс» хоккей академиясе бүген илдә иң яхшы академия булып санала. «Ак Барс»ка Россия җыелмасының элеккеге тренеры Вячеслав Быков килүен дә уңай бәяләде тренер.

– Хоккейчылар резервын әзерләү өчен иң яхшы тренерларны җәлеп итү мөһим. Мондый алымны Европада инде күптәннән кулланалар. Россиядә бөтен клубның да үз академиясе юк. «Ак Барс» бу очракта – беренче. Биредә бик күп яхшы белгечләр бар. Академия Россия хоккей Федерациясе белән берлектә эшли. Хәзер Санкт-Петербургта, Ярославльдә дә хоккей академияләре бар. Ләкин Казанда академия инде бер система буларак эшли. «Ак Барс»ка Быков кебек белгечләр килү – зур эш ул, – диде Владимир Юрзинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X