Мәскәүдә узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстанның социаль-икътисади хәле, уңышлары, проблемалары турында сөйләште. Владимир Путин Татарстанның күп параметрлар буенча алдынгы рәттә торуын билгеләп узды. Шул ук вакытта кайбер катлаулы мәсьәләләр чишелеш көтә.
Беренче чиратта, Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең Россия Хезмәт герое исеменә ия булуы уңаеннан, Владимир Путинга барлык республика халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Бу лаеклы исем безнең республика өчен дә зур бүләк. Алга таба да Россия Федерациясе белән зур проектларны бергә гамәлгә ашырып, ил өчен файда китерербез дип уйлыйм, - диде ул.
Бу бүләкне алган кешеләр арасында Минтимер Шәймиев - татарлардан икенче һәм төбәк башлыклары арасында беренче булуы белән дә үзенчәлекле.
Соңрак җитәкчеләр илнең социаль-икътисади хәле хакында сөйләшүгә күчтеләр, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов былтыргы вазгыять һәм 2017 елның 1 кварталына икътисади торыш буенча хисап биргән.
- Берничә санны атап китәсем килә. 2016 елда сәнәгать җитештерү индексы 103,6 процентны тәшкил итте. Тулаем төбәк продукты 102,5 процент. Төп капиталга инвестиция, авыллар, торак төзелеше - май указлары белән билгеләнгән төп бурычларның берсе. Һәм алар барысы да тормышка ашырылып килә. Быелның беренче кварталы буенча сәнәгать продукциясе 104,7 процентка, ә тулаем төбәк продукты 104,2 проценка үсте. Җыеп әйткәндә, илнең икътисади хәле тотрыклана, республикада 30лап дәүләт программасы уңышлы эшләп килә, - дигән Рцстщм Миңнеханов.
Сырхауханәләрне төзекләндерүгә юнәлтелгән ике еллык программаны да искәртми мөмкин түгел. Россия Президентының Федераль җыенына еллык юлламасында да бу йөкләмә мөһимнәрдән булып яңгыраган иде. Рөстәм Миңнеханов та Татарстанда әлеге программа кабул ителүе хакында Владимир Путинга җиткерде. "Ике ел дәвамында 180ләп беренчел звено медицина объекты яңартылачак", - диде.
Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда банкротлыкка чыккан банкларның 2036 хезмәткәре эшсез калачак. Банклар - бүген республиканың иң авырткан урыны, мөгаен. Рөстәм Миңнеханов та банклар белән бәйле вазгыятьне мөһим проблемаларның берсе дип атады.
- Берничә банк банкротлыкка чыкты. Шактый кертемчеләр акчаларын югатты. Аларга ярдәм йөзеннән хөкүмәт тарафыннан махсус комиссия төзелде. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы, Үзәк банк белән дә актив эшлибез. Хәзер кредитор массасын формалаштыру процессы бара. Гаеплеләр тоткарланды, хокук саклау органнары бу эшне тикшерә. Әлбәттә, әлеге мәсьәләдә берәр механизм уйлап табарга кирәк: без махсус фонд булдырып, үз кертемнәрен кайтара алмаган клиентлар өчен нинди дә булса мөмкинлекләр тудырырырга тырышабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты әйтүенчә, өлешләп түләүчеләргә кагылышлы чишәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Бу өлкәдә шулай ук ныклы эш алып барыла. Ике зур компаниянең җитәкчесе кулга алынган.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов бу елның да республика өчен уңышлы булачагын ышанып әйтте. Шулай була күрсен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар