16+

Бу ялларга нинди һава торышы көтелә?

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, ялларга һава температурасы +27 градуска кадәр күтәрелә.

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, ялларга һава температурасы +27 градуска кадәр күтәрелә.

Иртәгә, 22 августта, көндезге температура +9-+14 градусны тәшкил итәчәк. Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез җил тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк.  
Җомга көнне, 23 августта, шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төнлә минималь температура +8-+13 градус булачак. Көндез +26 градуска кадәр җылына.
Шимбә көнне Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем фаразланмый, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә минималь температура - +8-+13 градус. Көндез иң югары температура - +27 градус.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading