16+

Буа театрының юбилей елы гастрольләре Казанда башланды

Буа Татар дәүләт драма театры 13 -15 гыйнварда казанлыларга үзләренең спектакльләрен тәкъдим итә. Тамашачы Туфан Миңнуллинның "Кияүләр", Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява!", Сөләйман Латыйповның "Кодалар -кодачалар" спектакльләрен карый алачак.

Буа Татар дәүләт драма театры 13 -15 гыйнварда казанлыларга үзләренең спектакльләрен тәкъдим итә. Тамашачы Туфан Миңнуллинның "Кияүләр", Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява!", Сөләйман Латыйповның "Кодалар -кодачалар" спектакльләрен карый алачак.

- Соңгы берничә елда Буа театрының үсеше күренә. Моннан 10 - 12 ел элек без аны "мунча ташы" белән чагыштыра идек. Хәзерге вакытта алар җитди әсәрләргә алына башладылар. Фәрит Бикчәнтәевнең анда барып спектакль куюы да шуны раслый. Быел 12 - 22 мартта Буада "Идел - Урал" театрлар фестивале уздырырга ниятлиләр. Анда монголлар да, казахлар да киләчәк. Фестиваль үткәрергә кыюлык кирәк, - ди театр тәнкыйтъчесе Нияз Игъламов.
Заманында Буада театры 1917 елда артист Бари Тарханов тарафыннан оештырыла. Быел алар үзләренең 100 еллык юбилейларын да оештырырга җыеналар. Хәзерге сәнгать җитәкчесе Раил Садриев тырышлыгы белән яңадан оешкан театр 2000 елда дәүләт театры булды.
Раил Садриев әйтүенчә, алар бу фестивальне Буалылар театр тормышы белән яшәсен өчен оештыралар. - Ике ел элек без моңа әзерлекне башладык инде. Узган ел 19 театр чакырып фестиваль үткәргән идек. Балалар фестивале дә уздырабыз. Бездә театр студиясе эшли.Быел беренче гастрольләребезне Ульяновск шәһәреннән башлап җибәрәчәкбез. Аннары Пенза, Санкт - Петербург, Екатеринбург якларына гастрольләр көтелә. Декабрь аенда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә театрның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Үзебезнең яктан чыккан кешеләрдән торган Попечительләр советы да оештырдык. Труппада унсигез артист эшли. Аларның хезмәт хаклары Камал театры артистларыныкыннан ким түгел. Спектакльләргә бәяләр 100 -500 сум, дип сөйли Раил әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading