16+

Булмас димә: 5 ел элек төшкән Чиләбе метеориты белән шаккатмалы хәл булган (ВИДЕО)

2013 елның февралендә күк кунагы - метеорит Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл тирәсенә төшеп, халык арасында шактый шау-шу кузгаткан иде. Бала-казалары да булды аның.

2013 елның февралендә күк кунагы - метеорит Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл тирәсенә төшеп, халык арасында шактый шау-шу кузгаткан иде. Бала-казалары да булды аның.

Мәктәпләр, заводлар тәрәзәсез-түбәсез калды. Менә шушы  күктән төшкән ташның 500 килограммлы бер кисәген  экспонат итеп  Чиләбе шәһәрендәге “Көньяк Урал” музеена  махсус калпак астына урнаштырган  булганнар. Ул алты елга якын шушы музейда тыныч кына торган, тавыш-тыны чыкмаган.  Ә  менә 14 декабрь  көнне беркем көтмәгәндә-уйламаганда метеорит кисәген каплап торган  калпак-капкач  акрын гына күтәрелә башлаган. 15 сантиметрга менгәч, туктап катып калган үзе тагын.  Бәлки, моны музей хезмәткәрләре  сизмәгән дә булырлар  иде, ләкин сигнализация каты итеп кычкыра башлаган.  

Бу сәер хәлне беркем дә аңлата алмый. Астрономнар да, музей хезмәткәрләре дә аптырашта. Алты ел буе мондый хәлнең күренгәне булмаган. Аннары  әлеге калпакны болай гына күтәреп тә булмый, ул бик авыр, ди. Махсус пульт ярдәмендә көчкә калпакны урынына урнаштырганнар.
 
Күк кунагынның  бу гөнаһлы Җиргә төшеп ялгышканын  аңлап алып,  туганнарын да бик сагынган булган, билгеле, үз күгенә кире кайтасы килмәдеме икән?!


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading