16+

Бурычың булса машинаңны алалар

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен татарстанлыларның 4,5 миллиард сум бурычлары җыелган. Суд приставлары исә түләмәүчеләр белән көрәшнең иң кискен чараларына керешкән, хәзер бурычы булганнарның милкендәге машиналарын ачыклап, шәһәрдә юлда автомобильләрне тоткарлау ысулын кулланырга булганнар.

Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы, архитектура һәм төзелеш министрының урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2005 елдан бирле түләмәгән кешеләр бар.

- Барлык структуралар белән тыгыз эшлибез, суд приставлары белән дә элемтәбез нык. "Межрегионгаз" кебек эре компаниеләр мобиль җайланмалар булдырды, хәзер алар ярдәмендә машинасында баручы бурычлы кешене ачыкларга мөмкин, бу җиһазлар ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырылды, полиция хезмәткәрләре аша бурычлы кешеләрнең автомобильләрен тоткарлаячакбыз, - ди Алексей Фролов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading