16+

Бушлай биергә өйрәтәчәкләр

Кабан күле яр буенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары биредә җыелучыларга чечетка биюен өйрәтте. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының икенче дәресендә казанлылар “аяк музыкасы” серләренә төшенде.

Кабан күле яр буенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары биредә җыелучыларга чечетка биюен өйрәтте. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының икенче дәресендә казанлылар “аяк музыкасы” серләренә төшенде.

Чаралар Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырылачак.
Чечетка динамикалы булуы белән аерылып тора. 

Кешеләр бию ярдәмендә аралаша, үз тәэсирләрен белдерә ала. Чечетканы каты өслектә, металл пластиналар белән эшләнгән махсус аяк кием белән бииләр. Биюнең икенче төрле атамасы «степ». Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, “step” сүзе «адым» дигәнне аңлата.

Казанлылар да чираттагы бию кичен шатланып каршы алды. Халыкка “Бию пәрие” спектаклендәге чечетканың бер өлешен өйрәттеләр. Театр артистлары бар осталыкларын тамашачы алдында күрсәтте.
- Бию белән күптән шөгыльләнәм, махсус белемем юк. “Бию пәрие” спектакленә әзерләнгәндә чечетка осталыгына төшендем. Әлбәттә, аяк башта тыңламаска мөмкин, әмма аюны да биетергә өйрәтеп була. Чечетка өчен махсус аяк киеме кирәк. Гади аяк киеме белән биегәндә “аяк музыкасы” килеп чыкмаячак. Чечетка күңелдәге ритмны көйгә салырга булыша. Без халыкны биюнең иң җайлы хәрәкәтләре белән таныштырдык, - диде Г.Камал исемендәге театр артисты Артур Шәйдуллин.
 Чечетка биюе Камал театры спектакльләрендә беренче тапкыр гына кулланылмый. “Диләфрүзгә дүрт көяү” комедиясендә дә степ өлеше бар. Рәфкать Бикчәнтәев, Хәлим Җәләлов һәм Илдус Габдрахманов – чечетка осталары.   
- Чечетка биюен беренче тапкыр Мәскәүдә көллияттә укыганда күрдем. Егетнең хәрәкәтләренә гашыйк булдым. Минем дә өйрәнәсе килде. Ирлан чечеткасыннан алынган хәрәкәтләрне “Бөрлегән” җырына биедек. “Татарлаштырылган” чечетка килеп чыкты.  Бию – көч һәм адреналин чыганагы, - диде Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов.
Халык та бию остаханәләрен бик яратты. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының быелгы беренче чарасы июнь башында Кабан күле яр буенда узган иде. Анда 500гә якын кеше “Ярмәк вагы” биюенә өйрәнде.
 - Мондый чаралар бик кирәк. Остазлардан бию хәрәкәтләре өйрәндек, күңелле булды. Безгә бик нык ошады. Чыннан да хәрәкәттә – бәрәкәт икән, - диде остаханә катнашучысы Җәлил Мотыйгуллин.
Киләсе остаханәнең үткәрелү вакыты төгәл билгеле түгел. Тулырак мәгълүмат Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең milli.kzn телеграмм каналында урнаштырылачак.

Илгизә Галиуллина
Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading