16+

Быелгы "Алтын каләм"нең җиңүчесе кем?

"Алтын каләм" фестивале быел 27 тапкыр уздырылды. Республиканың төрле почмакларыннан жыелган 150 якын укучы 18-24 июнь көннәрендә "Волга" лагерында ижат эше белән шөгыльләнделәр.

"Алтын каләм" фестивале быел 27 тапкыр уздырылды. Республиканың төрле почмакларыннан жыелган 150 якын укучы 18-24 июнь көннәрендә "Волга" лагерында ижат эше белән шөгыльләнделәр.

Фотожурналистика, телевидение, радиожурналистика, дизайн һәм верстка, SMM, рус һәм татар матбугаты буенча көч сынашты алар. Гадәттәгечә, төрле мастер- класслар, очрашулар күп оештырылды. Фестиваль дәвамында татар һәм рус телләрендә 12 газета чыкты. Төрле тапшырулар әзерләделәр.

Татар матбугаты юнәлеше "Тавыш" һәм "Тигәнәк"  дип аталган газеталар чыгарды. Татар матбугатына язмалар әзерләүче балалар арасында Балтач, Арча, Чаллы, Әгерже, Кукмара, Апас, Норлат, Балык Бистәсе укучылары бар иде.

Фестиваль ижат эше белән шөгыльләнүче укучылар өчен бер ижади мәктәп булып тора. Балалар монда чын редакцияләр, чын журналистлар кебек эшлиләр.
Фестивальгә килгән укучылар үз юнәлешләре буенча 1, 2, 3 урыннар өчен көч сынаша. Ә иң зур бүләк, әлбәттә, Гран-при. Ул журналистика бүлегенә имтиханнарсыз кабул ителү  хокукы бирә.
Быелгы Гран-прины татар матбугаты буенча Балтач районыннан Гөлназ Әхмәдиева, рус журналистикасы буенча Яшел Үзәннән Софья Волостнова яулады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading