Россиядә 2023 елның җәе соңгы 150 елда иң эссесе булырга мөмкин. Синоптиклар фаразлавынча, өч ай эчендә гадәттән тыш эсселек көтелә.
Гидрометцентр башлыгы Роман Вильфанд фаразлавынча, Мәскәү, Курск, Белгород һәм Тула өлкәләре, шулай ук Себер, Урал һәм Ерак Көнчыгыш халкы гадәттән тыш эссе һава торышы белән очрашачак. Бу хакта "Известия" басмасы яза.
Моннан тыш, аномаль эсселек аркасында янгыннар чыгу куркынычы арта. Коткаручыларга хәзер үк зур янгыннарны, аерым алганда, коры үлән янучы Чиләбе өлкәсендәге янгыннарны сүндерергә туры килә. Котырынган утның йортларга күчү куркынычы бар. Янгын урынына өстәмә махсус техника китергәннәр.
Шулай ук коткаручылар Ставропольеда зур янгынны сүндерү өстендә эшли: җитештерү предприятиесе янында мазутлы мичләр яна. Берничә минут эчендә ут 500 квадрат метр мәйданны камап алган.
Апрель аенда Климат үзгәрү мәсьәләләре буенча белгеч Михаил Юлкин 2023 елның җәе тарихта иң эсселәрнең берсе булачак дип белдерде. Аның сүзләренчә, узган ел Европада хакимлек иткән эсселек дулкыннары Үзәк Россияне узып киткән, әмма быел Россиягә дә килеп җитәргә мөмкин. Барысы да Россиягә Атлантикадан эсселек дулкыннары килү-килмәвенә бәйле булачак, дип билгеләп үтә «360»телеканалы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар