16+

Быел “Үлемсез полк” акциясендә 100 меңгә якын кеше катнаша

Казанда 9 майда "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.

Казанда 9 майда "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.


- Фоторәсемнәрнең стандарт зурлыкта булуы мәҗбүри түгел. Кемдә нинди фоторәсем сакланган, шуның белән чыга. Балалар бабасының рәсемен ясый икән, шул рәсемне күтәрсен. Бу - Бөек Җиңү яулаган бабаларыбызга, әтиләребезгә мәңгелек дан һәм хөрмәт белдерү, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева Министрлар Кабинетында узган брифингта.

"Үлемсез полк" 9 майда 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамында Толстой урамыннан Ирек мәйданына кадәрге аралыгында туплана. Керү-Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы тарафыннан. Колонна 15.00 сәгатьтә кузгала. Хәрәкәт башлангач, колоннага Карл Маркс урамына тоташкан урамнардан да кушылып китеп булачак.

Маршрут: Карл Маркс-Лабочевский-Кремль урамнары буйлап уза һәм 17.00 сәгатьтә Меңъеллык мәйданында тәмамлана. "Үлемсез полк" акциясе сәгатьләрендә Карл Маркс урамындагы җәмәгать транспорты Вишневский урамы буенча хәрәкәт итеп торачак. Шулай ук Меңъеллык мәйданында да транспорт хәрәкәте туктатып торыла.

"Үлемсез полк" акциясендә йөз меңгә якын кеше катнашыр дип фаразланыла.

- Казанда "Үлемсез полк" юлы ике километрдан артык араны тәшкил итә. Баш киеме кию, җылырак киенү, уңайлы аяк киеме кию, кулчатыр алу кирәк, - дип киңәш итте Ләйлә Фазлыева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading