16+

Быел җәй Казансу елгасында кече суднолар хәрәкәтенә тыюлар кертелә

Җәен Казансу елгасында кече судноларны, шулай ук парус, ял һәм спорт суднолары, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрне куллануга тыюлар кертеләчәк. Чикләүләр Ленин дамбасыннан алып Чуйков һәм Гаврилов урамнары чатына кадәрге участокка кагыла.

Тыюлар FIFA-2017 Конфедерацияләр кубогы һәм "Red Bull Air Race World Series" чараларын уздырган

вакытта кешеләрнең иминлеген тәэмин итәр өчен кертелә. ТР Министрлар Кабинетының 196-нчы номерлы әлеге эчтәлектәге Карары 28-нче мартта имзаланган.

Судноларны куллануга чикләүләр түбәндәге вакыт аралыгында кертеләчәк:

18-нче июньдә - 13.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр;
22-нче июньнең 16.00 сәгатеннән 23-нче июньнең 2.00 сәгатенә кадәр;
23-нче июньнең 13.00 сәгатеннән 23.00 сәгатенә кадәр;
28-нче июньнең 16.00 сәгатеннән 29-нчы июньнең 2.00 сәгатенә кадәр;
20-нче июльнең 8.00 сәгатеннән 24-нче июльнең 14.00 сәгатенә кадәр.

Су объектлары участокларында Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте хезмәткәрләре кизү торачак, дип хәбәр Казан мэриясе порталы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading