16+

Быелгы ифтарда ун мең кеше катнашачак

Рамазан ае башланырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте дүртенче республикакүләм ифтарга әзерлек эшләрен башлап җибәрде, дип хәбәр итте безгә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Рамазан ае башланырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте дүртенче республикакүләм ифтарга әзерлек эшләрен башлап җибәрде, дип хәбәр итте безгә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

- Быелгы ифтар ашын да «Казан-Арена» стадионында уздырырга ниятлибез. Көне әлегә билгесез. Ифтарда катнашучыларның саны елдан-ел артып бара. Быелгысында ун мең кеше катнашуы көтелә. Чыгымнарны Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе күтәрәчәк.

Ифтар ашын уздырырга бер мең волонтер да кирәк булачак. Аларны нәзарәтнең яшьләр бүлеге җәлеп итәчәк. Һәр елны ифтар ашына зур кунаклар, чит илдән нашид җырлаучылар чакырылды.

- Быел да булачак алар, әм­ма әлегә кемнәр киләсен әйтүе кыен, иң элек ифтарны уздыру көнен тәгаенләргә кирәк, - ди мөфти урынбасары.

Сүз уңаеннан, беренче ифтар 2011 елда Казанның Меңьеллык мәйданында 1500гә якын кеше катнашында узды, 2014 елда оештырылган икенче ифтарга «Казан-Арена» стадионына 2 меңнән артык кеше җыелды, үткән елгы өченче ифтар шул ук стадионда 5 мең кешегә әзерләнгән иде.


  • Хаҗ кылырга теләүчеләр өчен күңелле яңалык: хаҗилар изге сәфәргә, «Супер эконом» дигән яңа программа нигезендә, 120 мең сумга гына бара ала. Мөселманнарыбыз барлык уңайлыклары булган хаҗилар йортында яшәячәк. Алар башта Дубайга оча, аннары Мәккәгә хәтле автобусларда бара. Суммага ашау һәм корбан чалу бәясе кермәгән.
  • Татарстаннан мосафирлар Мәккәгә 26-27 августта кузгалачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading