16+

Быелгы “Ягымлы яз”да Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән сәләтлеләр дә катнаша

Студентлар арасында ел саен уздырыла торган "Ягымлы яз" фестивале гаризалар кабул итә башлады. Башкалардан аермалы буларак, бу фестивальдә республика яшьләре генә кайнамый, Россия һәм чит илдән килгән сәләтлеләр дә катнаша ала.

Студентлар арасында ел саен уздырыла торган "Ягымлы яз" фестивале гаризалар кабул итә башлады. Башкалардан аермалы буларак, бу фестивальдә республика яшьләре генә кайнамый, Россия һәм чит илдән килгән сәләтлеләр дә катнаша ала.

"Ягымлы яз" менә инде ничәнче ел яшь «йолдыз»чыклар өчен старт мәйданы булып тора. Фестиваль мәктәбен танылып өлгергән Раяз Фасихов, Алсу Хәбибуллина, Рөстәм Закиров, Эльвина та үтте. Яңа кабыначак йолдызчыкларны быел Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяли.

Быел "Ягымлы яз" татарның бөек шагырье Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Фестивальдә катнашучылар хореография, вокал, театр, шигърият, мода театры юнәлешендә көч сынашачак. Традиция буларак иң чибәр, милли җанлы кызлар арасыннан "Ягымлы язбикәне" дә сайлыйлар.

Гаризаларны 12нче апрельгә кадәр, http://goo.gl/forms/FGKlMhi5lL адресына җибәрә аласыз. Республика районнарыннан һәм чит илдән булган катнашучылар сайлап алу турын читтән торып үтәргә мөмкин. Моның өчен электрон гаризага конкурс программасының видеоязмасын 2375992@bk.ru адресына җибәрергә кирәк.

Фестивальнең сайлап алу туры Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында 20 апрель көнне сәгать 10:00да башлана. Гала-концерт шул ук адрес буенча 21 апрельдә 17:30 сәгатьтә булачак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading