16+

Бәйрәмнәр – төрле, максат – бер

Бу ялларда Кукмара районы Починок-Кучук авылында – «Семык» мари бәйрәме, ә Лениногорскиның Мордва-Кармалка авылында «Балтай» бәйрәме гөрләде.

Бәйрәмнәр – төрле, максат – бер

Бу ялларда Кукмара районы Починок-Кучук авылында – «Семык» мари бәйрәме, ә Лениногорскиның Мордва-Кармалка авылында «Балтай» бәйрәме гөрләде.

Семык мари халкының төп бәйрәме булып санала. Борынгы заманнарда аны Пасхадан соң җиде атна үткәч оештырганнар. Ул Троица атнасының чәршәмбе көнендә башланып, якшәмбе – Троица көнендә тәмамланган.

Бәйрәмгә Балтач, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Мөслим районнарыннан, Киров өлкәсеннән, Мари Эл республикасыннан һәм Чаллы шәһәреннән халык фольклор ансамбльләре килгән иде. Традиция буенча, бәйрәмне делегацияләр парады ачты.

Килгән кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев мари телендә сәламләде.
– Районыбызда Семык та, Гырон Быдтон да, Сабантуй да, Питрау көне дә, Алма спасы да үткәрелеп килә. Шул рәвешле без гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклыйбыз, аларны үстерәбез. Мари бәйрәмен дә үзебезнең күршеләр белән бергә бәйрәм итәбез, – диде ул.
Бәйрәмгә килгән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, Кукмарада бүген биш төрле милләт вәкиле үзара дус-тату яши.

– Чатырлар яныннан узганда, төрле телләрдә сөйләшкәннәрен ишеттек, шулай да без бер-беребезне аңладык. Татарстанның көче менә шушы бердәмлектә, – диде министр.
Рәсми өлештән соң төп мәйданда бай эчтәлекле концерт программасы узды. Теләге булганнар «Мари чибәре» һәм «Мари батыры» конкурсларында катнашты. Балалар өчен уеннар мәйданчыклары, халык һөнәрчеләре күргәзмәләре эшләде. Мари милли ризыкларын да авыз итәргә була иде.
***
Мордваларның «Балтай» бәйрәме ел да авыл очындагы урман аланлыгында үтә.
Татарстанның мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова безгә сөйләгәнчә, бәйрәмгә Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Чистай районнарыннан, Казаннан иҗат коллективлары килгән.

– «Балтай» бәйрәме, традиция буенча, гел шушы авыл җирлегендә уза. Авыл халкы аны көтеп ала, күңелле итеп оештыра. Бәйрәмебезнең төп герое – аю. Риваятьләр буенча, кешеләргә урман нигъмәтләре өчен урман хуҗасы аю белән көч сынашырга туры килгән. Кеше ерткыч җанварны җиңгән, шул уңайдан бәйрәм итә башлаганнар. Шуңа күрә бәйрәм көнне авылдагы берничә ир-егетне аю итеп киендерәләр. Аны өрәңге агачының яшел яфраклы ботакларына төрәләр дә авыл буенча йөртәләр. Ул һәр йорт каршына туктала, аны анда хуҗалар милли ризыклар куелган өстәл әзерләп көтеп тора. Бәйрәм аюны чишендерү йоласы белән тәмамлана, аю киемендәге агач ботакларны алып, кешеләр шуның белән башкаларга бәхет, уңышлар тели-тели каккалап ала. Күбрәк каккалаган саен, бәхетлерәк буласың. Менә шундый матур йола саклана, – дип сөйләде безгә Наталья Сабитова.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading