16+

Бәйрәмнәрдә катнашучылар бүләксез калмаячак

Татарстаныбыз төрле милләтләрнең бергә үзара дус-тату яшәвенең, толерантлыкның матур үрнәкләрен күрсәтүче республика дисәк, һич тә арттыру булмас.

Татарстаныбыз төрле милләтләрнең бергә үзара дус-тату яшәвенең, толерантлыкның матур үрнәкләрен күрсәтүче республика дисәк, һич тә арттыру булмас.

Шимбә көнне 28 майда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен уздырырга мәйданнарга җыелсак, якшәмбе көнне 29 майда рус халкының фольклор бәйрәме «Каравон» фестиваленә Лаеш районы Никольский авылында көтәләр.

«Каравон» (хоровод) әйлән-бәйлән дигәнне аңлата. Аны икенче төрле «кәләшләр күргәзмәсе» дип тә атыйлар. Кияүгә чыкмаган кызларга иң матур киемнәрен киеп, җырлап-биеп, үзләрен күрсәтергә менә дигән җай тудыра бу бәйрәм.

«Каравон» фестивален үткәрү республикабызда матур традициягә әйләнде. Елдан-ел анда катнашучылар, тамашачылар саны да арта бара. Быел башка еллардан аермалы буларак, оештыручылар квест-программа формасын да кулланырга уйлыйлар. Бәйрәм капкасыннан кергән һәркемгә карточка биреләчәк һәм ул җиде мәйданчыкта булып, балл җыя ала, билгеле инде, җиңүчеләр бүләксез калмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading