16+

Чаллыда бер ир-ат театр бинасына пневматик коралдан аткан

Чаллыда 22 яшьлек егет драма театры бинасының тәрәзәсенә пневматик коралдан аткан. Бу хәл Низаметдинов урамында булган.

Чаллыда 22 яшьлек егет драма театры бинасының тәрәзәсенә пневматик коралдан аткан. Бу хәл Низаметдинов урамында булган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Чаллы прокуратурасы театрга зыян китерү факты буенча тикшерү оештырган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу хәл 1 июнь төнендә килеп чыккан. Театрга аткан 22 яшьлек егет «кайнар эз»дән тоткарланган.

Беренчел мәгьлүматлар буенча, 1 июнь көнне кич белән театр бинасы янында бер төркем яшьләр кальян тартып басып торганнар. Ниндидер мизгелдә, егетләрнең берсе төркемнән аерылып чыккан да, берничә тапкыр бинаның тәрәзәсенә аткан. 

Театр бинасына зыян салу факты буенча тикшерү алып барыла, ул Татарстан прокуратурасы контролендә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Россия Җинаятьләр Кодексының 213 маддәсе («хулиганлык») буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading