16+

Чаллыда дүрт яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән

Кичә Чаллыда тугызынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән.

Кичә Чаллыда тугызынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән.

Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар аның гомерен коткару өчен барысын да эшли.

Дүрт яшьлек малай тәрәзә төбенә менгән һәм тәрәзәгә куелган сеткага таянып егылып төшкән.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, бала исән, әмма реанимациядә, аның хәле авыр дип бяәләнә. Табиблар аны коткару өчен барысын да эшли.

Фаҗига урынына шәһәр прокуроры килгән. Тикшерү бара, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading