16+

Чаллыда мәктәп укучысы бозымны бетерү өчен 76 мең сум акчаны күрәзәчегә биргән

Яр Чаллыда бер укучы кыз, бозымны бетерү өчен, әти-әнисенең 76 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Яр Чаллыда бер укучы кыз, бозымны бетерү өчен, әти-әнисенең 76 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә кыз күрәзәче хатын белән таныша. Тегесе балада көчле бозым барлыгын һәм аны юк итәргә кирәклеге турында әйтә. Күрәзәче үз хезмәтләрен 76 мең сумга бәяләгән.

Курыккан бала әлеге хатын-кыз сүзләренә ышанган. Ул әти-әнисенең 76 мең сум акча урлаган һәм аларны күрәзәчегә биргән.

Тиздән бу хакта кызның әнисе белеп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading