16+

Чаллыда шартлауда зыян күргән 70 яшьлек ир-ат тәненең 85 проценты пешкән

Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«1951 елгы 70 яшьлек ир-ат Чаллыдан Республика хастаханәсенә күчерелде. Транспортировка әйбәт узды. Аның тәне 85 процент дәрәҗәдә пешкән. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре белән телемедицина консультацияләре үткәрелә», — диде министр.

2004 елгы 17 яшьлек үсмер бала Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерелгән. «Аның хәле тотрыклы, федераль үзәк белән алдагы дәвалау буенча телемедицина консультацияләре үткәрелә. Дәвалау озак барачак. Баланың умырткалыгы, оча сөяге бик имгәнгән», — дип әйтте Марат Садыйков.

2010 елгы малайның хәле тотрыклы, аңа куркыныч янамый, Чаллының балалар хастаханәсенә күчерелгән.

«Кызганыч, бер кешене коткара алмадык. Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә ул клиник үлем хәлендә китерелгән иде. Табиблар мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштылар, ләкин без Аллаһ түгел, кызганыч, ул үлде», — дип искәртте министр.

https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading