16+

Чаллыда ГТО фестивале уздырыла

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сәламәт яшәү рәвешен һәм ГТОны пропагандалауга зур әһәмият бирә.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сәламәт яшәү рәвешен һәм ГТОны пропагандалауга зур әһәмият бирә.

Шул максаттан, Чаллыда 24-26 мартта ГТО комплексын тапшыру буенча республика фестивале үтәчәк. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та катнашачак. Фестивальдә республика муниципаль берәмлекләреннән килгән 11нче сыйныф укучыларыннан торган командалар чыгыш ясаячак. Мәктәп укучылары белән берлектә Васыйл Шәйхразиев үзе дә ГТО комплексын тапшырачак. Сынаулар шактый җитди -йөзү, мылтыктан ату, шулай ук спортның җиңел атлетика төрләреннән- урыннан озынлыкка сикерү, 2 һәм 3 километрга йөгерү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading