Сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юл куркынычсызлыгын кисәтү максатында ел саен республика күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе уза.
Чаллы шәһәрендә "Солнечный" сәламәтләндерү лагерендә 17 майдан 20 майга кадәр яшь инспекторлар көчләрен сынаячак. Әлеге чара Дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына багышлана.
Бәйгедә "Куркынычсыз тәгәрмәч"нең район, шәһәр этабында җиңү яулаган 9дан 11 яшькәчә балалар катнашачак. Командалар составында 4әр кеше - ике кыз, ике малай тупланган. Бәйгедә һәр катнашучыга биремнәрне аерым башкарырга да туры киләчәк. Шулай ук коллектив белән башкарган иҗади эшкә дә бәя биреләчәк.
Беренче станция "Юлда йөрү кагыйдәләре буенча белгечләр" дип атала. Монда Россия юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне барлап, балалардан теоретик имтихан алачаклар. Икенче станциядә - беренчел медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрне тикшерәчәкләр. Кагыйдәләрне балалар гамәлдә кулланып күрсәтергә дә тиеш була. "Автошәһәрчек" дигән өченче станциядә катнашучылар юл йөрү билгеләре белән җиһазландырылган махсус мәйданчыкта велосипедта төрле биремнәр башкарачак.
Дүртенче станция исә мәйданчыкта каршылыкларны узып велосипедта төрле фигуралы катлаулы күнегүләр ясауны үз эченә ала. Бишенче станциядә балалар команда белән көч сынашачак. Монда аларның тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча белемнәрен тикшерәчәкләр. "Татарстан юлларында 80 ел сакта" темасына агитбригада иҗади бәйгесендә дә талантларын күрсәтергә туры киләчәк егет, кызларга. Уңышлар телик үзләренә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар