16+

Чаллыда яшәүче 8 мартка бүләккә үз куллары белән велосипед җыйган

Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Ринат Фәрукшин 8 март бәйрәме уңаеннан, хатынына гаҗәп бүләк ясаган.

Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Ринат Фәрукшин 8 март бәйрәме уңаеннан, хатынына гаҗәп бүләк ясаган.

Ул дүрт көн эчендә үзе велосипед җыйган. Ринат һөнәре буенча электрик. Ләкин кулыннан килмәгән эше юк, ди, шуңа да велосипед җыю аның өчен авырлык тудырмаган. Велосипедны ул хатыныннан яшереп, гараҗда җыйган, дип хәбәр итә "Челнинские Известия" газетасы.

- Хатыным күптән велосипедта йөрергә хыяллана иде, башта интернетта велосипед җыю схемасын карадым, кирәкле запчастьләр сатып алдым, көпчәкләр, дискларны, башка кирәк-яракларны базарда таптым, кыскасы, велосипед барлыгы 7,5 мең сумга төште, кибеттә шундый 15 мең тирәсе тора, - ди Ринат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading