Башкалада "Чәчәк атучы Казан" бәйгесе игълан ителгән иде.
Әлеге конкурста бөтен шәһәр халкы, мәктәпләр, оешмалар теләп катнашты. Халык фантазиясен эшкә җигеп чәчәкләрдән нинди генә могҗизалар тудырмады. Ниһаять, Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин әлеге бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурска барлыгы 300дән артык гариза кабул ителгән. Җиңүчеләре сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләделәр. Илсур Метшин исә кайчандыр шәһәрне бизәп торган миллион чәчәккә гаҗәпләнә идек, быел исә төрле 7,5 миллион чәчәк утыртылды дип искәртте.
- Минемчә,7,5 миллион чәчәк тә ахыр чик түгел. Бу әле юлның башы гына. Казаныбызны тагын да матурлатыйк. Безнең шәһәр алга таба да чәчәк атсын, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар