16+

Чемпионат гөрли: ярышларга нәтиҗәләр

Кичә Казансуда хатын-кызлар арасында 10 чакрым арага йөзү ярышлары узды. Бу спорт төрендә 2016 елгы Уеннарга 10 лицензия өчен дә көрәш барды. Ачык суда йөзү буенча беренчелекне Франция спортчысы Аурэль Мюллер яулады.

Су спорты төрләре сараенда узган хатын-кызлар арасында 1 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча ярышта Италия кызы беренчелеккә лаек булды. Россия спортчылары Мария Полякова һәм Надежда Бажина 6 нчы һәм 9 нчы урыннарга чыкты.

Кич белән генә кичә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында ир-атлар арасында суга синхрон сикерү буенча ярышлар төгәлләнде.

3 метрлы трамплиннан сикерүнең финалында 12 пар спортчы көч сынашты. Кытай спортчылары беренчелекне бирмәде. Россия спортчылары Илья Захаров белән Евгений Кузнецов икенче урында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading