16+

Чемпионатны 7 меңнән артык полиция хезмәткәре саклаячак

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының зур күләмле халыкара спорт чараларының куркынычсызыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин әйтүенчә, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында куркынычсызлыкны 7 меңнән артык полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк.

Ул искәртеп узганча, Универсиадада куркынычсызлык тәэмин иткән хокук сакчылары саны 2,5 тапкырга күбрәк булган. Моның объектив сәбәпләре бар. Беренчедән, "Физик тәрбия һәм спорт турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, хәзерге вакытта спорт объектларындагы куркынычсызлык өчен спорт чарасын оештыручылар үзләре җаваплы. Шуңа бәйле рәвештә, бу эшкә махсус булдырылган институтлар, аерым алганда, 1 меңгә якын контролер-оештыручылар, шулай ук хосусый сак оешмаларының 450ләп хезмәткәре җәлеп ителә. Нәкъ менә алар ярышлар узачак корылмаларда элек полиция хезмәткәрләре башкарган бурычларны үтәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading