16+

«Черек күл» буенда сыерчык оясын планшетка алмаштырдылар

Узган якшәмбедә Казанның «Черек күл» буенда иң матур, үзенчәлекле сыерчык ояларын һәм гадәти булмаган җимлекләрне сайладылар.

Узган якшәмбедә Казанның «Черек күл» буенда иң матур, үзенчәлекле сыерчык ояларын һәм гадәти булмаган җимлекләрне сайладылар.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы «Максидом» сәүдә үзәге белән берлектә инде берничә ел рәттән «Сыерчыклар килде» дип исемләнгән бәйге уздыра. Бу юлы барлык Казан мәктәпләренә дә «Сыерчык оясы ясаган һәр кешегә бүләк биреләчәк, һәркем катнашсын», дип өндәүләр килде. Оештыручылар сүзендә торды. Кош оясы алып килгән һәр укучыга истәлекле ручка белән диплом тапшырылды.

300дән артык эш арасында иң-иңнәрен сайлау җиңел булмагандыр. Иң беренче чиратта, ояның экологик чиста материалдан ясалганлыгына, кош өчен уңайлы булуына игътибар ителде. Шулай ук укучыларның фантазиясе дә исәпкә алынды. Ә балалар нинди генә оялар ясамаганнар: кытай стилендә, сугыш тематикасына, вертолет, кесә телефоны формасында, каен тузыннан, тагын әллә нинди үзенчәлекле сыерчык оялары да бар иде "Черек күл" буендагы күргәзмәдә. Җиңүчеләргә смартфон, планшетлар тапшырылды. Чараны алып баручылар: "Сыерчык ояларын, җимлекләрне "Максидом" кибетеннән ташлама белән кайчан алып булачак?" дип шаяртсалар да, оештыручылар: "Бер оя да сатылмаячак, барысы да урман хуҗалыкларына, паркларга эленәчәк", - дип вәгъдә бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading