16+

Чирмешән районы Утыз Имән авылында зур кайгы

Мәрхүмнең берничә ел элек әтисе дә вафат булган.

Чирмешән районы Утыз Имән авылында зур кайгы

Мәрхүмнең берничә ел элек әтисе дә вафат булган.

Чирмешән районы Утыз Имән авылында 28 яшьлек егет батып үлгән. 

Районның 135 нче  янгын-коткару частеннан һәм бердәм диспетчерлык хезмәтеннән  хәбәр итүләренчә, бичара кичке уннарда балыкка дип киткән һәм кире кайтмаган. Икенче көнне аның шәхси әйберләре яр буенда табыла. Егетнең үле гәүдәсен Лениногорск шәһәреннән килгән водолазлар ике метр тирәнлектән табып алган, дип яза район басмасы. 

"ШК" га билгеле булганча, мәрхүмнең берничә ел элек әтисе дә вафат булган. Егет исә июнь аенда никах укытып, гаилә корырга планлаштырган. 

Әнисенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading