16+

Чирмешәндә Шушма елгасында 13 яшьлек кыз батып үлгән

Светлана Дорофеева иптәш кызлары белән коенырга бара. Суга кереп, ул озак күренмичә торгач, дус кызы кесә телефоныннан шалтыратып, әти-әнисен ярдәмгә чакыра. Кызганыч, өлкәннәр берни эшләргә өлгерми, алар килеп җиткәндә, кыз инде үлгән була. Елга сай булуга карамастан, кыз батып үлгән. Авыл халкы Светлана чоңгылга эләккәндер, дип фаразлый.

Сүз уңаеннан, 25 майдан 25 июньгә кадәр республика сулыкларында 55 кеше батып үлгән. Шуларның дүртесе - балалар. Татарстанның вице-премьеры Алексей Песошин әйтүенчә: "Кешеләрнең батып үлүләренә карата берничек тә тәэсир итә алмыйбыз, дигән фикер туа. Районнар коену сезонына әзер дип белдергәннәр иде, югыйсә 22 майда. Кешеләрнең су төбенә китүен ничек аңлатырга соң? Ял вакытында кешеләрнең куркынычсызлыгын кайгырту беренче чиратта, муниципалитет җитәкчеләре җаваплылыгында, бу мәсъәләгә игътибар бирүегезне сорыйм, кешеләрнең үлеме белән килешергә, бу хәлләргә битараф калырга ярамый, - ди Алексей Песошин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading