16+

Cтудентлар көнен бәйрәм итәргә Горький паркына кил

Казанда студентлар көне Россиядәгедән бер көн алдан билгеләп үтеләчәк.

Казанда студентлар көне Россиядәгедән бер көн алдан билгеләп үтеләчәк.

Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында 24 гыйнварда 13.00 сәгатьтә «Татьяна кубогына студентларның кышкы уеннары» башлана. Командалар бампербол, аркан тартышу һәм башка бәйгеләрдә көч сынашачак. Һава тутырылган мендәр-чаналарда таудан шуу бәйгесе дә кызыклы булачак. Шунда ук төрле аттракционнар эшләячәк, фотосессия өчен мөмкинлекләр тудырылачак. Кайнар чәй тәкъдим ителәчәк.

Россиядә студентлар көне яки Татьяна көне - кышкы сессиянең тәмамлануын белдерүче бәйрәм. Императрица Елизавета Петровна 1755 елда Мәскәүдә ике гимназиядән университет оештыру турындагы указга кул куйган. Әлеге көн Мәскәү университетының туган көне һәм Россия­нең барлык студентлары бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading