16+

Данил Гыйниятов, Илнур Фәйзрахманов, Сәрия Хәбибуллина - ТНВда зур рокировкалар дәвам итә

"Яңа гасыр" телекомпаниясендә янә кадрлар алышына. Татар телендәге хәбәрләр чыгарылышы баш мөхәррире Данил Гыйниятов "Болгар" радиосы директоры булып билгеләнде.

Яңа вазыйфасына ул дүшәмбе көнне керешәчәк, дип яза "Матбугат ру" "Бизнес ОНЛАЙН" га сылтама белән.

Гыйниятов урынына KZN каналында чыгып килүче "Адымнар" тапшыруы мөхәррире Сәрия Хәбибуллина билгеләнер дигән хәбәр бар.

"Болгар" радиосының элекке директоры Илнур Фәйзрахмановның кая китәчәге турында әлегә мәгълүмат юк.

matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading