16+

Дарулар өчен 117 миллион сум

Россия Федерациясенең барлык субъектларына да ташламалы дарулар өчен федераль бюджеттан 4 миллирд сум акча каралган.

Россия Федерациясенең барлык субъектларына да ташламалы дарулар өчен федераль бюджеттан 4 миллирд сум акча каралган.

Әлеге акчаларга 4 миллионнан артык ташламалы дарулардан файдаланучы кешеләрне кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Татарстанга исә федераль бюджеттан ташламалы дарулар өчен 117 миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия хөкүмәте сайтында хәбәр ителә. Дмитрий Медведев әйтүенчә, беренче чиратта, бу акчалар пациентларның гомеренә куркыныч янаган очракта, сирәк авырулы кешеләргә ярдәм итү өчен тотылачак.

Шулай ук акчалар дарулар алганда дәүләт тарафыннан 50 процентлы ташламага ия, йә табиб кушуы буенча бушлай дарулар алырга хокуклыларга юнәлдереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading