16+

Давыл дулый, давыл тынмый

Кичә Татарстанның кайбер районнарында булып узган көчле яшенле, давыллы яңгыр шактый гына зыян китергән. Нәтиҗәдә, республиканың берничә районында кайбер авыллар утсыз калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Республиканың Арча, Саба, Балтач һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүче 11 мең 469 кеше утсыз калган. Хәзер "Сетевая компания" җәмгыяте бригадалары төзекләндерү эшләре алып бара. Түбән Кама районының бер авылында исә яшен, гарасат вакытында җил йортларның түбәләрен каера, шул рәвешле 25 йортка зыян килә, 4 йортның 70 процент түбәсе куба. Яшен вакытында 56 яшьлек укытучы хатын вафат була. Тикшерүчеләр фикеренчә, җилдә ватылган тәрәзә хатын өстенә төшкән булуы мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген бераз суыта. Синоптиклар яшен, яңгыр һәм көчле җил вәгъдә итәләр, төнлә минималь температура 16-20 градус җылы булачак, көндез 23-26 градуска кадәр җылы саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading