16+

Давыл кабатланырга мөмкин

Республикабызда тагын көчле җил, яшенле, давыллы яңгырлар, гарасатлар булырга мөмкин дип кисәтә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Бүген, иртәгә юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә. Казанда 16, 23 июньнәрдә күзәтелгән давыллы яңгырлар кабатланырга мөмкин.

Бүген алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә, синоптиклар. Урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар яварга мөмкин. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 17-22 метрга җитеп көчәя. Һава температурасы 28-33 градус җылы булачак, дип көтелә.

Иртәгә исә, 30 июнь көнне, республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Урыны белән яшен, боз яварга да мөмкин. Һава температурасы азрак төшә: төнлә - 16-21, көндез 22-27 градус җылы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading