16+

Давылда күргәннәрем (+фотолар)

Кичә Казан үзәге су астында калды.

Давылда күргәннәрем (+фотолар)

Кичә Казан үзәге су астында калды.

Давыл вакытында мин машина белән шәһәр үзәгенә барырга чыккан идем. Кинәт бөтен күк йөзе караңгыланды, ул да түгел, күк күкрәргә, яшен яшьнәргә тотынды, көчле җил чыкты. Һаваны икегә ярып сызылган яшен, ара-тирә яшен йылдырмасыннан яктырып киткән күк йөзен күреп, ахырзаман җиткән дип уйларсың, валлахи. Яңгыр коярга тотынды, машина тәрәзәсеннән бөтенләй берни күренми, чиләкләп яңгыр коя, кайбер урыннарда светофорлар да эшләми башлады, кешеләр чабыша, машиналар кычкырта, яңгыр тамчылары урамнарга сыеша алмыйча, сулыклар хасил булды, машинаның аскы өлешләре акрынлап суга күмелде. Белгән догаларымны укый-укый Тукай мәйданы тукталашына төшеп җиттем. Ә анда, тагын да катлаулырак хәл. Яңгыр азрак тынды кебек үзе, ә менә яңгырдан соң җыелган «елгалар» агып бетәргә ашыкмый. Юл уртасында ук диярлек бер-берсенә сарылган егет белән кызны күреп, туктамый булдыра алмадым.

- Без нәкъ давылда калдык. Шуннан кузгалмадык, яшен сугасыннан куркабыз, егетемнең аяк киемнәре йөзеп китте, хәзер менә яланаяк кайтырга туры килә, юлның икенче ягына ничек чыгарга дип баш ватабыз әле, тездән су бит, - ди чыланып беткән, әллә яңгырдан, әллә куркып елаудан күзләреннән тушлары аккан кыз. Бу кызны егете күтәреп чыгып китте. Яланаяклылар бер бу пар гына түгел икән монда, күпләр тездән суны ерып чыгарга мәҗбүр, аяк киемнәре кулларында.

Давыл шактый зыян китергән. Казанда бер троллейбусны яшен суккан, юл халәкәтләре күп теркәлгән, кайбер ишегалларында агачлар авып машиналарга зыян килгән. Өйгә шалтыратам, баксаң, анда яңгыр сибәләп кенә узган, давыл да булмаган. Гаҗәп, бер күк, бер шәһәр югыйсә, ничә генә чакрым ераклыкта - Губкин урамы тирәсендә гарасатның әсәре дә булмаган. Ә Горький паркы тирәсеннән шәһәр үзәгенә таба мәхшәр булды. Ничек кенә булмасын, табигатьнең мондый усал шаяруларын башка күрергә язмасын иде.

Давылдан соң, "бөке"дә утырганда төшергән фотолар:

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading