16+

"Әдәби автобус"та йөрисең киләме?

Татарстан китап нәшриятыннан өр-яңа проект - “Әдәби автобус”.

"Әдәби автобус"та йөрисең киләме?

Татарстан китап нәшриятыннан өр-яңа проект - “Әдәби автобус”.

Әдәби автобус - Казанда язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен тыңларга мөмкин булган беренче шәһәр транспорты. Бу чарада китаплары Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан авторларның әсәрләрен үзләре башкаруында ишетергә мөмкин булачак. Автобуста кулай бәядән китаплар сату оештырылачак, пассажирлар яраткан авторларының автографларын ала алачак. Әдәби автобус бизәлеше буенча да аерылып торачак, шулай ук нәшриятның бушлай аудио һәм электрон китапханәсенә юллаучы махсус QR- кодлар да урнаштырылачак. Грандиоз әдәби чара 10 сентябрь көнне 1нче автобус маршрутында үтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading