16+

Дебатларда БДИ мәсьәләсе күтәрелде

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында уза торган дебатларда җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр күтәрелә.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында уза торган дебатларда җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр күтәрелә.

Россия хөкүмәте илнең эре предприятиеләрен киң масштабларда хосусыйлаштыру шартларын карый. Икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев әйтүенчә, «Россия бюджеты критик хәлдә, акцияләрне сатуны бүтән көтеп ятарга ярамый». Ләкин чираттагы хосусыйлаштыру планнары җәмгыятьтә төрлечә кабул ителә. Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов фикеренчә, ­Россия эре предприятиеләрне хосусыйлаштыруга әзер түгел. Ул Россия законнарының офшор юрисдикциясендәге компанияләргә дә хосусыйлаштыруда катнашу иреге бирүенә борчыла.

- Татарстан Республикасы 90нчы елларда, Федераль законнарга каршы килеп булса да, респуб­ликадагы сәнәгать предприятиеләрен саклап калды, аларга хөкүмәт дә­рә­җәсендә ярдәм күрсәтте. Бу соңыннан Татарстанның икътисади үсешенә җирлек булды. Мин яңа хосусыйлаштыруга каршы, чөнки бу - ил байлыгын юк бәягә сату, - ди Радик Ильясов. - Мәсәлән, 90нчы елларда Россия дөрес үткәрелмәгән хосусыйлаштырудан 2 триллион доллар югалтты. Хәзер эре предприятиеләрне шәхси кулларга сатсак, Россия бюджеты ел саен 200-300 миллиард доллар югалтачак.
Хәтерегезгә төшерәбез «Сәнәгать сәясәте: үсеш һәм көндәшлеккә сәләтлек» темасына беренче дебатлар 2 апрельдә булган иде. Анда Россия Дәүләт Думасы депутатлары Радик Ильясов, Фатих Сибагатуллин, шулай ук «Төзү-монтаж компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Евгений Моисеев, «Инвест-700» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Азат Газизов, вакытлыча эшсез Артем Латыйпов, «АМИ-күчемсез милек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев кат­нашты.

Мәктәп темасына 3 апрельдә узган дебатларда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) мәсьәләсе күтәрелде. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан Идел буе федераль университеты доценты Зөфәр Галиев, Яшел Үзән муниципаль берәмлеге советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Казан Идел буе федераль университетының Чаллы филиалы доценты Андрей Швеев, «Соз­вездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә теләктәшлек республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, «Клин­ЭкоКазан» җаваплылыгы ­чикләнгән җәмгыять директоры урынбасары Родион Ефремов фикерләрен җиткерде. Мәсәлән, Илдар Гыйльметдинов: «БДИ - мәктәптә алган белемнәрне тикшерүнең яхшы алымы. Югары уку йортына кергәндә, кабат имтихан бирәсе түгел. Бу авыл балаларына да илнең теләсә кайсы югары уку йортына кергәндә дә шәһәр укучылары белән бертигез мөмкинлекләр тудыра», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading