16+

Депутатлар сөт мәсьәләсенә бәйле мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка сөт продукциясе базарында туган вазгыять буенча мөрәҗәгать белән чыкты. Аны кичә Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев укыды.

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка сөт продукциясе базарында туган вазгыять буенча мөрәҗәгать белән чыкты. Аны кичә Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев укыды.

«Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә иң күп сөт җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Республикада ул илдә җитештерелә торган сөтнең сигез проценттан артыграк өлешен тәшкил итә. 2017 елда илгә шактый күп күләмдә коры сөт, майлар, сыр һәм сырга охшаш продуктлар кертелде. Башка төбәкләрнең сөт эшкәртүче күп кенә предприятиеләре табигый чимал урынына коры сөт куллана башлады. Чын сөттән җитештерелә торган продуктлар бу шартларда бәясе ягыннан артка калды. Сөт җитештерү предприятиеләре складларында сатылмый калган продукция артты. Коры майсызландырылган сөткә бәяләр, узган ел белән чагыштырганда, 37 процентка, сыер маена – 29, сырларга 10 процентка кимеде. Бу хәл сөткә бәяләр кимүгә китерде.

Дәүләт Советы республиканың сөт базарында туган вазгыятькә карата борчылуын белдерә. Сөт бәяләренең 2017 елда башланган кимүе быел да дәвам итә. 2018 елның гыйнварында 1 килограмм сөт бәясе 22 сумга кадәр төште. Узган ел белән чагыштырганда, аерма 6-8 сум.
Шул рәвешле, 2018 елның гыйнварында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сөт сатудан кереме, былтыргыга караганда, 25 һәм артыграк процентка кимеде. Сөт продукциясе базарында мондый вазгыять шәхси ярдәмче хуҗалыкларның торышында тискәре яктан чагыла. Сөт җитештерү һәм сату чыгымлы була бара. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларның кайберләре сыерларның баш санын киметә. Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең керемнәре чыгымнарын капларга гына җитә. Бер литр сөтне җитештерү чыгымнары арта, сатып алу бәяләре агымдагы чыгымнарны капларлык кына. Кредитларны түләү белән проблемалар туды. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең әҗәте арта.

Хөрмәтле Дмитрий Анатольевич! Сөт продукциясе базарында бәяләрне тотрыкландыру максатыннан, үзебезнең намуслы җитештерүчеләребезне яклауны һәм сөт продукциясенә карата дәүләт интервенцияләрен үткәрү мөмкинлеген булдыруны сорыйбыз. Шулай ук сөт продукциясенә карата тариф квотасы үтәлеше буенча контрольне көчәйтү һәм куллану базарында сыйфатсыз сөт продукциясен ачыклау буенча эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрсәтмә бирүегезне сорыйбыз», – диелә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатьтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading